БОЛЫТЛЫ с. 1) Болыт белән капланган, болыт барлыкка килгән. Идел бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул, Караңгы төн, болытлы көн – Без аерылышкан көн бит ул. Җыр. Иртәнчәк һава салкын һәм болытлы иде. Ш.Камал. Бүген Казанда һәм Татарстанда – алмашынучан болытлы һава. Шәһри Казан

2) күч. Күңелсез, кәефсез, ачулы. Көнгә унбиш тапкыр кояшлы син, Көнгә унбиш тапкыр болытлы. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә