БОЛЫТЛА’У ф. 1) Күк йөзен болыт каплау, болытлар барлыкка килү, болытлы булу. Көн җиләсләнеп, болытлап, бозылырга торган төсле. М.Гали

2) күч. Борчылу, йөз караңгылану. Кәеф кырылса да – бәгырь әле тыныч, Күңел генә әзрәк болытлый. Сөләйман

Болытлап алу Вакытның бер аралыгында, кыска вакытка болытлау

Болытлап бетү Күк йөзе тоташ болытлау

Болытлап җибәрү Кинәт болытлый башлау. Әле генә кояш, җылы иде. Кинәт салкынайтып, болытлап җибәрде, кот китте. Ш.Галиев

Болытлап килү Акрынлап, күк йөзе болытлар белән томалана бару

Болытлап кую Кинәт болытлау

Болытлап тору Әле, хәзер, бераз болытлаган булу. Күк йөзе болытлап тора, урман ягыннан дымлы җылы җил исә иде. М.Мәһдиев. – Күңел борчыламыни? – дип сорады Гали абый. – Әзрәк болытлап тора шул. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә