БОЛЫТЛАНУ ф. 1) сөйл. к. болытлау 2) күч. Томанлану, караңгылану Болытлана бару Торган саен ныграк болытлану. Һава һаман болытлана бара. А.Таһиров Болытлана төшү Тагы да болытлану Болытланып бетү Тәмам, тоташ болытлану Болытланып килү Акрын-акрын болытлану Болытланып китү Кинәттән, көтмәгәндә болытлану Болытланып кую Болытланган хәлгә килү Болытланып тору 1) Әле, хәзерге вакытта тоташ болытлану 2) Бераз болытланган булу |