БОЛЫТ II и. 1) Күп күзәнәклеләр семьялыгыннан, түбән төзелешле, хәрәкәтсез, диңгездә яшәүче тереклек иясе; русчасы: губка. Диңгезләр төбеннән болыт (губка) --- чыгарыла. Физик география 2) Шул хайванның мунчала итеп файдаланыла торган үле гәүдәсе 3) Шуңа охшатып, резинадан яки синтетик материалдан эшләнгән, суны үзенә җыя торган материал. Тавышйоткычның колакка кия торган чашкалары тавышны йотучы материаллардан (--- болыт сыман резинадан) ясала. Кеше анатомиясе 4) Тере организмның сөяк өстендәге көпшәк тукымасы. Сөяк өслегеннән соң тыгыз матдә ята, ә аның астында болыт сыман (губка сыман) матдә була. Кеше анатомиясе |