БОЛЫТ I и. 1) Атмосфераның һавага күтәрелгән су парлары куерып тыгызлануыннан хасил булган түбәнге катламы. Җил кайдан исә, болыт та шуннан килә. Мәкаль. Күкне томалаган авыр болыт, җирне дә, суны да йотарга теләгән кебек, түбәннән-түбәнгә төшә бара иде. Г.Исхакый. Кара болыт белән давыл килгән вакытларда, камышлык арасыннан ыңгырашкан тавышлар ишетелә, ди. М.Мәһдиев. Яңгыр инде, болыты белән төшеп, бурый-бурый ява иде. М.Галиев 2) Нинди дә булса массаның, очып, тузып, җирдән күтәрелгән катламы (тузан, төтен). Малайлар урамның нәкъ уртасыннан, артларыннан тузан болыты тузгытып, җан-фәрманга аэродромга йөгерделәр. Р.Хафизова 3) күч. Бәхетсезлекләр, борчу, кайгы-хәсрәт, зур күңелсезлекләр, хәвеф-хәтәр, кайгы. Ярты сәгать моннан әүвәл, җанымны кара болытлар каплап торалар иде. Ф.Әмирхан. Көнбатыштан ябырылган кара болытка күкрәген калкан итеп куеп, илен-җирен һәм сөекле нарасыйларын фашист баскыннарыннан саклый алмый. Р.Кәрами. Уйлама син, вакыт үтәр, дип, Кара төндә кара болыт булып Җирне баскан зөлмәт китәр, дип. Ш.Бабич. Шул көннән башлап, аның тормыш күгендәге кара болытлар куерганнан-куера бардылар. А.Шамов |