БОЛЫНЛЫК и. к. болын. Гүя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем. Г.Кутуй. Болынлыкларны үтеп, бераз күтәрелгәч, тагы аю, бүреләр белән тулган кара нарат урманнары башлана. Г.Гобәйдуллин. Авылның тагын бер ягында – әрәмәле болынлык, сазлык. Г.Толымбай. Аның аргы тарафында яшел хәтфә сыман болынлык сузылып киткән. Р.Мөхәммәдиев |