БОЛЫН и. Үлән белән капланган ачык тигез урын; печән чаба яки көтү йөри торган җир. Безне котлап, иркен болында Назлы аккош моңы яңгырар. Ф.Кәрим. Агыйдел буйларының чакрымнарга сузылган болыннарында печән чаптым. Р.Ишморат. Еракта-еракта, яшел болыннарның теге тарафында, сыек кына сөремгә бөркәнгән таулар күренә. Г.Исхакый. Кулларымны баш астына куеп, биек зәңгәр күккә карап, болын тугаенда ятам. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә