БОЛТ и. нем. Бер башы эшләпәле, икенчесе сырлы кадакны хәтерләткән, детальләрне беркетү өчен хезмәт итә торган металл беркетмә. Туп урнашкан платформаны аркылыга-буйга үлчәдек, болтлар әзерләп, палубаны табаклы тимер белән ямадык та куйдык. С.Сабиров. Йорт тәбәнәкләнеп һәм кечерәеп калган, бүселгән бүрәнәләрен болтлар һәм шөрепләр белән тарттырып куйган. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә