БОЛГА’У II и. диал. 1) Кайнар суга башаклы салам турап, он яки көрпә болгатып әзерләнгән мал азыгы. 38 баш ат биш улакка бүлеп бәйләнгән, һәммәсе дә, йотлыгып, болгау ашыйлар. М.Әмир 2) диал. Кош-кортка әзерләнгән азык. Тавыкларыма кычыткан төеп, болгау сибеп керим әле, дип чыккан идем. А.Хәлим. Кулына болгау чүлмәге күтәреп һәм ике каш арасындагы кара төрткеле миңе белән бар тирә-якны яктыртып, бер апа килеп чыкты. А.Хәлим |