БОЛГА’У I ф. 1) Берәр нәрсәне һавада селкү, айкау, чайкау. Кулъяулыгын болгый-болгый елап калды, җанкаем. Г.Тукай. Ул һаман әле яулыгын болгый. Г.Әпсәләмов. Ул, фуражкасын бер артка этәрде, бер алга китерде дә, артларыннан, кул болгап, кире чакырды. Г.Бәширов. Чыбылдыгың бизәген Ука белән бизәдең, Бәхилләшеп аерылганда, елый-елый, Ал яулыгың болгап изәдең. К.Тинчурин. Яфраклар синең кебек яулык болгап калдылар... Ш.Галиев

2) диал. к. болгату ( 1 мәгъ.) Бәдри самавыр эченә чыбык тыгып болгый. М.Гафури. Боламык болгау

Болгап алу Тиз генә, кыска вакытлы болгау. – Менә мин дә – комсомол, билетым күкрәгемдә, йөрәк турымда йөри! – дип, Кәрим бишмәтенең түш кесәсеннән таныклык чыгарып, һавада болгап алды. Ф.Сафин

Болгап ату Юкка чыгару, бетерү. Киң кырларга чыгып йөрсәм генә, Якынаям моңга, чын җырга. Чын җырларны болгап атмак була, Ниләр генә булды бу чорга? Б.Рәхимова

Болгап җибәрү Кинәт кенә болгый башлау

Болгап кую Бер тапкыр гына болгау

Болгап тору Бертуктаусыз болгау. [Төлке] Көлтәдәй койрыгын болгап тора, елмайган килеш, татлы сүзләрен яудырырга тотына. А.Алиш. Иртә-кичен, баш өсте, дип, койрык болгап торды, Түбән карап, сыртын ялап, мактау уйлап торды. Г.Афзал

Болгап узу 1) Узышлый болгау

2) күч. Санлашмау, игътибар да итмәү. Вак-вак балыклар, көтүләре белән, аның аяк очларыннан гына ялт та йолт койрык болгап уздылар. Н.Хәсәнов

Болгый башлау Болгарга тотыну. Тау башындагылар аның тавышын ишеттеләр, барысы да кул болгый башладылар. Г.Әпсәләмов

Болгый бирү Болгавын дәвам итү

Болгый төшү Тагын да көчлерәк болгау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә