БОЛГАТУ ф. 1) Сыеклыкны, чәчелә һәм коела торган әйберләрне бергә кушып аралаштыру, туглау, катнаштыру. Абый белән без, капчыкларыбыздан бәрәңге чыгарабыз да, аны көлгә күмеп, утны болгата-болгата, бәрәңге пешкәнен саклап ятабыз. М.Гали. Ибраһим, киндер бияләйләр киеп, сыекчаны зур агач көрәк белән болгата-болгата, борынын тартып иснәп торды. Г.Гобәй

2) Тәртибен чуалту, аңлаешсыз итү, бутау. Эшне үзең болгаттың, үзең очла. М.Фәйзи. Тукта инде, болгатма. Р.Ишморат

3) күч. Үзара талаштыру, котырту, тәртипсезлекләр китереп чыгару, гауга барлыкка китерү. Монысы кем тагы шулай болгата? Р.Ишморат. Гафифә апа юкка гына шулай болгатып маташа. Г.Бәширов. Әгәр Исмәгыйль чынлап торып эшне болгатса, шул ук төнне Көмшәр авылына качарбыз да никах укытырбыз. М.Фәйзи

4) сөйл. Пешерү. Боламык кына болгатырсың алайса, карчык. М.Гали

Болгата бару Акрын-акрын, аз-азлап болгату

Болгата башлау Болгатырга тотыну. Моңарчы төп гаепне мәрхүмнәрнең үзләренә аударып утырган җитәкчеләр, теге чәчбинең коткысына бирелеп, авызларындагы ботканы бүтән якка болгата башладылар. М.Маликова

Болгата төшү Тагы да бераз болгату

Болгатып алу Тиз генә, бераз болгату. --- кергән-чыккан һәрбер кеше, бала-чагага хәтле, гөбедәге кымызны, пешкәк белән, бер-ике тапкыр гына булса да болгатып ала. Ә.Еники. Куласа, бер-ике канаты белән генә артка ишеп, тигез су өстен болгатып алды да туктады. Х.Сарьян

Болгатып бетерү Тәмам катнашканчы болгату; изелеп беткәнче болгату; бик нык болгату. Әйдәгез, суны болгатып бетергәнче биешәбез. Аннары балыклар, тончыгып, өскә калка. Н.Хәсәнов. Салатка юмарт кеше май сала, саран кеше серкә сала, акыллы кеше тоз сибә, булмаган кеше болгатып бетерә. Н.Исәнбәт

Болгатып җибәрү Болганырга этәргеч бирү, сәбәпче булу . Рәсүл шул тавышка колак салды, аның тыныч кына аккан тормышын болгатып җибәргән песи баласы: «Гаебем юк минем, кешеләрнең миһербанлылыгына мохтаҗ сабый гына мин!» – дип ялварадыр сыман тоелды. Ш.Янбаев. Халыкны аны болгатып кына җибәр, аннан ник болгатканыңа үкенерсең. Ф.Сафин

Болгатып җиткерү Тиешенчә аралашканчы болгату

Болгатып йөрү Әле, хәзерге вакытта болгату белән мәшгуль булу; бөтенесен дә болгату. Бөтен эшне әнә шул Яхья болгатып йөри. К.Нәҗми. Бая әйткәнемчә, Батыршалар халыкны болгатып йөрмәсәләр, мин үземнең хуҗалыкны барысына да үрнәк булырлык итеп куяр идем. К.Нәҗми.

Болгатып карау Бик нык болгату. Дөньяны болгатып та карадың инде. Р.Вәлиев

Болгатып килү Күптәннән, әллә кайчаннан даими болгату . Ни әйтсәң дә, ул миңа хәерхаһ түгел. Күптән инде болгатып килә. Х.Камалов

Болгатып кую Бер мәртәбә болгату; алдан болгату. --- ач балаларына күз сирпеп алган да, ә менә мин үскән авылда елга менә шушылай борылып-борылып, болганып ага иде, дип, ботканы болгатып куйган, ди. Д.Салихов

Болгатып ташлау Кинәт, астын-өскә китереп болгату. Зәһәр зилзилә куптарып, Болгатып ташлар илне. Р.Зәйдулла

Болгатып тору Бертуктаусыз, гел болгату. Кайнар су белән кушылган чималны гел болгатып торганда, эмульсия барлыкка килергә дә мөмкин. Татар балы

Болгатып яту к. болгатып тору. Бөтен авылны шул Якуб зимагур болгатып ята. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә