БОЛГА’Р ТЕОРИЯСЕ и. Болгар милли конгрессы иҗтимагый-сәяси оешма эшчәнлеге белән бәйле булган, болгар халкының һәм аның мәдәниятенең милли дәүләт яңарышын максаты санаган юнәлеш (ул татарларга «болгар» атамасын кайтару, Татарстанны «Болгар иле», «Болгарстан» дип үзгәртү, башкортлар – мөстәкыйль халык түгел, ә «көнчыгыш болгарлар» дигән караштан чыгып, Татарстан һәм Башкортстан территорияләрен бергә кушып, бердәм дәүләт оештыру максатларын күздә тота) |