БОЛГАР I и. 1) Урта Идел буйларында, шул исәптән хәзерге Татарстан җирендә X гасыр башы – XIII гасыр урталары арасында яшәгән төрки дәүләт. --- Ибне Рәшид белән Гәззали исемле философлар арасындагы бер-берсенә каршы китаплар язышып кычкырышулар хакында сөйләшкән соңында, Сәгыйд мәсьәләне тагы Болгар иленә борды. Г.Гобәйдуллин. Бер мәхәббәткә адәмнең Күкрәге тар булмасын, Йорты Болгар булса булсын, Йодрык болгар булмасын. Н.Исәнбәт. Казан яки Болгар хәрабәләренә карата озын тарихи фәлсәфәләр китерү сәбәбен шуннан эзләргә кирәк. Г.Нигъмәти 2) Шул дәүләттә яшәгән төрки телле халык һәм аның бер вәкиле. Менә шушы заманнарда ук безнең бабайлар – болгарлар – Иделнең таулы һәм кыр якларында күп-күп калалар ясап торганнар. Г.Гобәйдуллин. Син шул вакытта, бер фәс белән бәргәндә ничә болгар егылачагын «фараз» итәсең, дисәң, мөхәррир әфәнде ни дип җавап бирер иде икән? Г.Тукай. Татарларның бабалары болгарлар да этник «чуарлык» ягыннан берничә мәртәбә үзгәргән булырга охшый. М.Госманов 3) Болгариядә яшәүче көньяк славян халкы. Әрмәннәр, юнаннар, болгарлар – һәммәсе төрекләр илә бер хокукта улачаклар... Г.Тукай. Рус, татары, болгары, Немец, французлары – Ярлы халыкның бары Берләшүдә, бәдәвам. Г.Камал |