БОЛГАНЫШУ ф. Үзара тәртипсезлекләр килеп чыгу, ызгыш-талаш башлану, ыгы-зыгы килү, буталышу

Болганыша бару Торган саен ныграк болганышу

Болганыша башлау Болганышырга тотыну. Махночылар бераз исләренә килмичәрәк тордылар да, аннары төркем кинәт чайкалып китте, кайнаша, болганыша --- башладылар. Г.Бәширов

Болганыша бирү Болганышуын дәвам итү

Болганыша төшү Беркадәр болганышу

Болганышып алу Билгеле бер вакыт эчендә, бераз болганышу

Болганышып бетү Бик нык болганышу

Болганышып йөрү Әле, хәзерге вакытта болганышу. Умарта кортлары болганышып йөрсәләр, һава бозылыр. Сынамыш

Болганышып китү Уйламаганда, көтмәгәндә, кинәт болганышырга тотыну

Болганышып тору Һәрвакыт, гел болганышу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә