БОЛГАНЧЫКЛАНУ ф. Болганчык хәлгә килү, болганчыкка әйләнү. Известьле су болганчыклана. Химия. Известьле су аркылы углекислый газ уздырганда, кальций карбонаты хасил булу аркасында, эремә болганчыклана. Химия

Болганчыклана бару Торган саен ныграк болганчыклану

Болганчыклана башлау Болганчыкланырга тотыну

Болганчыклана бирү Болганчыклануын дәвам итү

Болганчыклана төшү Тагын да болганчыклану

Болганчыклана язу Чак кына болганчыкланмый калу

Болганчыкланып алу Бераз гына болганчыкланып, элекке хәленә кире кайту

Болганчыкланып бетү Тәмам, бик нык болганчыклану

Болганчыкланып китү Кинәт болганчыклану. Кайчан да булса, елга болганып, болганчыкланып китәр, дип, Исмәгыйль уйлый иде. Г.Тукай

Болганчыкланып кую Болганчык хәлгә килү

Болганчыкланып тору Болганчыкланган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә