БОЛГАНЧЫК с. 1. 1) Ләм, пычрак яки башка төрле нәрсәләр белән катнашып, чисталыгын, үтә күренмәлелеген югалткан. Аның күзләре – ниндидер болганчык күл төсле. Ф.Хөсни. Стакандагы болганчык сыекчадан керосин исе килә. Г.Бәширов. Ул үзенең болганчык суын диңгезгә илтеп коя. Борынгы заман тарихы

2) күч. Ыгы-зыгылы, тынычсыз. Хәзерге заман кебек мәсләкләр чуалган бер вакытта, гаять болганчык сәясәт һәм фикер диңгезендә, без, үзара тату яшәп, барлык көчебезне җиңгәнче сугышу өчен тупларга тиешбез. К.Нәҗми. Күпме ара җыелып килгән болганчык уйлары берьюлы коелды да төште. М.Галиев. Бу адымны теге болганчык чорда колхозга керү белән чагыштырыр идем мин. М.Хәсәнов

2. и. мәгъ. Ызгыш, талаш, бәхәс; буталыш. Кайвакытта мәмләкәттә болганчык вә фетнәләр булса, бу татулык сөючән, тирән гакыллы картны хәлифә дә киңәшкә чакыра иде. Г.Тукай

◊ Болганчык суда(н) балык тоту Ыгы-зыгы, буталчык вакыттан файдаланып, үзенә файда эшләү, табыш ясау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә