БОЛГАНУ ф. 1) төш. юн. к. болгау ( 1 мәгъ). Яулык парадларда җилгә каршы бөтерелә торган байракларның берсе шикелле болгана. А.Алиш

2) Ком, ләм һ.б.ш белән катнашу нәтиҗәсендә, болганчык хәлгә килү, төрле нәрсәләр белән аралашу. Су алганда акрын ал ла, Батырып алсаң, болгана. Җыр. Ут ата аксыл төтеннәр, Болганып утлар белән, Нәкъ томан җиргә ята. Һ.Такташ. Болганып каралган Көмештәй саф суы. М.Җәлил

3) Тәртипсез аралашу, чуалу, буталу. Күк йөзен томалап өлгергән каракучкыл болытлар, тау-тау булып, берсе өстенә берсе актарылды, болганып кайнашырга тотынды. Г.Бәширов

4) Әрле-бирле ике арада йөрү. Егетләр шаулыйлар, котыралар, болганалар. М.Фәйзи. Кайчанга кадәр, үзеңә үзең хуҗа була алмый, ике уртада болганырсың? М.Фәйзи

5) Күңел сүзе янында килеп, косасы килү, укшу мәгънәсен белдерә. Сания көлә, әниләре дә елмая, ә Илдар, күңеле болганып, укшый башлый. Г.Гобәй. Күңелем болгануы бетми шул. Д.Аппакова. Күңеле нигә болгана соң әле аның? И.Гази. Бу чайкалудан бик күпләрнең башлары әйләнә, күңелләре болгана. Н.Исәнбәт

6) күч. Үзара ызгыш-талашлар, чуалышлар килеп чыгу, татулык, бердәмлек бозылу. Күл болганыр, бер тонар; Ил болганыр, бер тынар. Мәкаль. Бер болганмый су да тынмый. Болганмый булмый, булмый. Җыр

Болгана бару Торган саен ныграк болгану, болганчык хәлгә килү

Болгана башлау Болганырга тотыну. Әй, карасыннар ла! Күңелләре болгана башлагач туктарлар әле. Т.Миңнуллин

Болгана бирү Болгануын дәвам итү

Болгана төшү Тагы да болгану

Болгана язу Чак кына болганмый калу

Болганып алу Кыска вакыт арасында бераз болгану. Әйе, бер болганып алмый булмыйдыр шул инде. А.Хәсәнов

Болганып бетү Тәмам, бик нык болгану. Әллә ничәгә авышып, болганып беткән көннәр күбрәк. Ш.Галиев. Заманалар бетте болганып. Ч.Мусин

Болганып йөрү Арлы-бирле килеп болгану; бертуктаусыз күренү. Язучылар берлеге бинасында болганып йөрмичә, Таулар бистәсендә үз йорты белән яшәп, язып кына ятты да, ыгы-зыгысыз, [Нурихан абый Фәттах] тыныч кына бу дөнья белән хушлашты. Т.Миңнуллин

Болганып калу Нинди дә булса сәбәп белән болганчык хәлгә килү. Артларыннан су болганып калды. Н.Хәсәнов

Болганып китү Кинәт болгану. Бердән башым әйләнде, күңелем болганып китте. Ә.Айдар. Заманалар болганып китте. Ф.Яруллин

Болганып кую Кинәт, уйламаганда, көтмәгәндә болгану. Әрҗәсендәге мөгезле һәм мөгезсез терлекләр, кабинадагы юлдашлары бу көтелмәгән хәлдән болганып куярга өлгергән иделәр. Ф.Яхин. Күңелем болганып куйды шунда... М.Хәсәнов

Болганып тору Бертуктаусыз болгану, еш болгану. Бик күңелләрем болганып тора. Г.Камал. Күлнең астына гүя ут якканнар, ул кайнагандай болганып тора. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә