БОЛГАВЫР с. Буталчык, болганчык, ыгы-зыгылы. Ичмаса, замананың да бик болгавыр чагы. В.Нуруллин. Бригадир Ибрай өстәл җыештырып маташа, әйтерсең өстәлдә тәртип урнашкач, үз күңелендәге болгавыр уйлар да тәртипкә килер, дип уйлый. Р.Вәлиев. Моннан ерак та түгел особнякта шашлык, сый-хөрмәт әзерләнә, рәхәтләнеп кинән, болгавыр шәһәр шавыннан онытылып ял итү өчен, урман куенында бар да бар. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә