БОЛАР а. Күз алдындагы, үзенә якын торган әйберләргә яки кешеләр төркеменә күрсәтеп сөйләгәндә кулланыла торган, бу күрсәтү алмашлыгының күплек төре. Көнен дә, төнен дә юлларны тикшерәләр болар. М.Галиев. Ул, боларны теле белән әйтергә кыенсынып, барды да барды... Н.Хәсәнов. Җылы якның иң сылу агачлары болар. Ә.Еники. Боларның бөтен нәрсә уртак иде: әтидә сирень бар, Кәрим абыйда – крыжовник. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә