БОЛАН и. 1. Партояклылар классының болансыманнар семьялыгыннан, тармакланып киткән мөгезле имезүче хайван. Искиткеч матур, сын кебек зифа болан күренде. Г.Хәсәнов. Шулчак, боланга утырып, Әйнә белән Гайнә килеп чыккан. Г.Гыйльманов. Тундрада халык сирәк утырган. Халык болан асрау, аучылык белән көн күрә. Физик география 2. с. мәгъ. Болан мехыннан тегелгән. Садыйк карт, юрган кисәге өстенә утырып, болан бияләйләрен өстәл кырыена куйды. Ш.Камал |