БОЛАМЫК и. 1) Суга яки сөткә он болгатып пешерелгән ярым сыек ашамлык. Боламыкка май кирәк, һәр нәрсәгә җай кирәк. Мәкаль. Әгәр дә боламыкны биргәннән соң балагызның эче «ката» икән, аны бәрәңге яисә җиләк-җимешнеке белән алыштырыгыз. Сөембикә. Җиде-сигез айларда нәниегезгә ит һәм яшелчә боламыгы бирә аласыз. Сөембикә

2) диал. Суга яки сөткә изелгән бәрәңге, бәрәңге измәсе. Боламык аш булмас, брамат ил булмас. Мәкаль

3) күч. Пешмәгән, җебегән, булдыксыз кеше. Шул инде, ни ир, ни хатын. Бер боламык шунда. Р.Ишморат

◊ Боламыкка әверелү к. боламыкка әйләнү. Тәмам боламыкка әверелгән урам пычрагын ера-ера, колхоз ашханәсенә барып килде дә парткабинетның иркен бүлмәсенә кереп утырды. Җ.Рәхимов. Боламыкка әйләнү 1) Озакка сузылган явым-төшемнән соң, аяк асты йөреп булмаслык сыек баткак хәлгә килү; 2) Буталу, тәртибе бетү, чуалу, рәте китү. Элек мәсьәләнең беренче өлешен чишкәннән соң, икенче өлешен чишү бик күп җиңеләер, дип беләм. Юкса, ике өлеше бергә буталып, боламыкка әйләнүе мөмкин. Ш.Камал. Боламыкны талкан итәр Уңган, булдыклы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә