БОЛАК и. иск. 1) Елгачык, инеш. Болакның аргы ягында – әллә нинди, башларын кырдырган, җәй көне булуына карамыйча, бүрекләр кигән ирләр. Ф.Әмирхан 2) Чишмә. Диңгез башы – болак. Әйтем. Тау күрке – болак. Мәкаль 3) Җыелган, болганчык су ◊ Болак суы эчмәгән Тәҗрибәсе юк, авырлык күрмәгән |