БОЛАГАЙЛАНУ ф. диал. Кылану, әдәпсезләнү, урынсыз шаярту. Кәрим (сузып, сыер мөгрәгән аваз белән, болагайланып): – Әби өйдәмәүүү? – [диде]. Г.Камал

Болагайлана бару Торган саен ныграк болагайлану

Болагайлана башлау Болагайланырга тотыну. Эчсәң, буеңа сеңдер. Эчеп, болагайлана башлаучыларга әйтәләр. Н.Исәнбәт

Болагайлана бирү Болагайлануын дәвам итү

Болагайлана төшү Тагын да болагайлану

Болагайланып алу Кыска вакыт аралыгында, бераз болагайлану

Болагайланып бетү Тәмам, бик нык болагайлану

Болагайланып җибәрү Кинәт болагайлана башлау

Болагайланып йөрү Өзлексез, бөтен урында да болагайлану. Бинең килүен күреп, казан янындагылар да, ишегалдында бер дә юктан йөгерешеп, куышып, үзара болагайланып йөрүчеләр дә тынып калдылар. Н.Фәттах. Бездә эчеп-исереп яки болагайланып йөрү гадәте юк иде. К.Миңлебаев

Болагайланып китү Ниндидер вакыттан соң болагайланырга тотыну

Болагайланып кую Көтмәгәндә болагайлык күрсәтү, кинәт болагайлану

Болагайланып тору Бертуктаусыз, һәрвакыт болагайлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә