БОКС II и. ингл. махс. Дәвалау учреждениеләрендә кайбер йогышлы авырулар өчен көйләнгән аерым бүлмә. Ул аерым бокста ята, көн саен төрле тикшеренүләр үтә. Мәдәни җомга // Бинаның бүлеп алынган өлеше. Балаларга ике-өч көн кала, ана дуңгызны бокска урнаштыралар. Терлекче-механизатор белешмәсе |