БОКС I и. ингл. спорт Бау тарттырып бүлеп алынган мәйданчыкта, махсус перчаткалар кигән ике кешенең бер-берсенә йодрык белән бәрешүеннән гыйбарәт спорт төре. Володя – бокстан мастерлыкка кандидат. Ә.Хәбибуллин. Әле бокс, йодрык сугышы белән җенләнде. Ф.Сафин. Тамара аның барлыгын, үзен яратканлыгын да белә ---, кайчакларда мәктәптәге кичәләрдән үзен озатып куярга да рөхсәт итә, аның белән бии, көтмәгәндә, Рушанның бокс ярышларына да килеп чыккалый һәм, бик дәртләнеп, аның җиңүен теләп утыра. Р.Мирхәйдәров. Әһә, бокс белән алдырырга, мишәр малаен тукматырга икән исәпләре. К.Миңлебаев |