БОЙКОТ и. ингл. 1) Аерым дәүләт, оешма, учреждениеләр белән мөнәсәбәтләрне тулысынча яки өлешчә өзеп, аңа икътисади һәм сәяси басым ясау чарасы, буйсындыру ысулы. Семья зур. Шәһәрдә дә эш юк, бойкот. Г.Тукай. [Тарихчы] «Англия товарларына бойкот» дигән төшенчәне дәрестә аңлатты да, шул минуттан, бойкотны Әлтафига карата куллана башлады. М.Мәһдиев 2) Аерым кешене тулысынча читкә кагудан я игътибарсыз калдырудан гыйбарәт көрәш ысулы. Рәйянга бойкот ясап, без бик зур хаталык кылабыз бит. Г.Коләхмәтов. Икенче мәхәлләнең имамын бу халык бойкот астында тотканга, анда да алар бармаганнар иде. Г.Исхакый |