БОЗЫШТЫРУ ф. Котыртып, дошманлаштыру, кешеләр арасын бозу, ызгыш, гауга кертү. Алар ара бозыштырыр өчен генә йөриләр. А.Шамов. Ул улы белән килене арасын бозыштыру юлында дөньяда булган пычраклыкларны эшләүдән кире тормый. М.Гали

Бозыштыра бару Акрынлап бозыштыру

Бозыштыра башлау Бозыштырырга тотыну. Орышның авырлыгы казанлылар белән нугайлар арасын бозыштыра башлады. Һ.Атласи

Бозыштыра бирү Бозыштыруын дәвам итү

Бозыштыра төшү Бераз бозыштыру

Бозыштыра язу Чак кына бозыштырмый калу

Бозыштырып алу Вакыт-вакыт, бераз бозыштыру

Бозыштырып бетерү Һәммәсен дә үзара бик нык бозыштыру

Бозыштырып йөрү Бозыштыру белән шөгыльләнү, һәрберсен бозыштыру. Арыслан анасы Арыслан белән Шакал арасын бозыштырып йөргән ялганчыларны каты газап белән газапларга үтенде. Ибн әл-Мөкаффаг

Бозыштырып карау Бозыштырырга омтылу

Бозыштырып кую Көтмәгәндә генә, кинәт бозыштыру

Бозыштырып тору Һәрвакыт, гел, бертуктаусыз бозыштыру

Бозыштырып чыгу Һәрберсен рәттән, бер-бер артлы бозыштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә