БОЗЫЛЫШУ ф. Дуслык, бердәмлек бетү, үзара мөнәсәбәтләр бозылу. Ни эшкә шаулаштыгыз, ни эшкә бозылыштыгыз, әллә берәр хәл булганмы? Г.Камал. Хактыр инде, хак булмаса, бозылышмаслар иде. Г.Камал. «Кара айгырлар» белән бозылышудан, ике арада талаш чыгудан куркалар. Г.Ибраһимов Бозылыша бару Торган саен ныграк бозылышу Бозылыша төшү Бераз бозылышу Бозылыша язу Чак кына бозылышмый калу Бозылышып алу Бераз гына, кыска вакытка бозылышу. Шунда барысы да тавыш-гаугада бозылышып алганнар. Ф.Яхин. Беренче атнаны ук, Сөләйман аракы эчүчеләр белән бозылышып алды. Р.Батулла Бозылышып бетү Тәмам, бик нык бозылышу. Шундый минутларда аның, колхоз җитәкчеләре белән бозылышып бетүе өчен, аеруча эче пошып куя иде. Ә.Еники. Шул гадәте аркасында, дус-ишләре, туганнары белән дә бозылышып бетте. Ф.Тарханова Бозылышып йөрү Бик озак вакыт дәвамында үзара бозылышкан булу. [Сәлим] Ничә еллар атасы белән бозылышып йөргән иде. Г.Ибраһимов. Кияүгә чыкканда, иреңнең нәселен белеп чык, кызым. Инде, чыккачтын, аерылып, бозылышып йөрерлек булмасын! Х.Ибраһимов Бозылышып китү Кинәт, көтмәгәндә бозылышу. Җәмилә җиңги белән дә Борһан әллә ничек кенә бозылышып киткән иде шул. М.Хәсәнов . Хатыны белән бозылышып китәр, дип уйламадыңмы? Э.Яһүдин Бозылышып кую Кинәт бозылышу Бозылышып тору Һәрвакыт, даими бозылышу. Беркем белән дә сүзгә килеп, бозылышып тормады. Ә.Еники |