БОЗЫЛУ ф. 1) Черү, куллану өчен яраксызга чыгу, сыйфаты начарлану. Бөркәүле ындыр эченә ташып өлгермәсәң, тышка өйгән ашлыкның, яңгырда чыланып, сыйфаты бозылуы мөмкин иде. Г.Бәширов. Сабира апа башта балыкларны, барыбер, бозылып, әрәм-шәрәм була, дип, күрше-күләнгә өләшкәләде. М.Хәсәнов

2) Ватылу, төзеклеген югалту, эшләми башлау, җимерелү. Машинасы бозылган яисә кирәкле берәр винты какшаган дисәң, ансы бер хәер. Ш.Камал. Тик Казанга җитәрәк кенә, тәгәрмәче бозылып, тәүлеккә якын су өстендә утырдык. Т.Гыйззәт. Әсхапҗамалларның сипараты бозылган. М.Фәйзи

3) Бетү, юкка чыгу. Аюларның өне актарылды, Бүреләрнең юлы бозылды. Ә.Ерикәй. Бара-тора, стеналардагы плюс билгеләре бозыла. Г.Гобәй

4) Төгәл үтәлмәү, начар якка үзгәртелү (канун, кагыйдә һ.б. турында). Декретлар турында халыкның белмәве, аларның «көчлеләр» тарафыннан бозылуы төп бәлаләрнең берсе булып тора. М.Әмир

5) Кәеф китүдән, ачудан, ризасызлыктан яки нинди дә булса авыртудан, йөз, чырай җыерылу, сытылу. Күз тирәләре, күгәреп, ямьсез шешкән: сөйкемле генә чырае тәмам үзгәргән, бозылган иде. Ш.Камал. Бибизәйниянең елаудан йөзе бозылган, яулыгы бер якка китеп, чәче тузгаланган, ул урам як тәрәзәгә таба авыр хыялый уйда акрын гына бара, сандык өстендә яткан гармунны, гүя үзе белмәстән, кулына ала, тәрәзәгә карый. Г.Ибраһимов

6) Зарарлану, зыян килү, авыруга әйләнү, зәгыйфьләнү, җәрәхәтләнү, гарипләнү. Авыз-иреннәр эштән чыгып бозылган, тел, бер чирек булыр, каралып, салынып тора. Г.Ибраһимов. Аксый-туксый килгән Хәйдәрне күрүгә, Мәүлихә түти, борчылып, бераз шелтәле тавыш белән: – Әй улым, бигрәк иртә йөрисең лә! Аягың бозылса, нихәл итәрсең? – диде. Г.Бәширов. – Мәрхүмә ашказаны бозылып үлде, – дип, хәзрәт Миңлесылуга якын ук килде. Ф.Әмирхан

7) Кәеф, күңел, йөрәк, нерв, теңкә сүзләре белән килгәндә: начарлану. Зәйнәпне күргәндә күңеле бозылганга күрә, моннан соң Зәйнәпне күрмәскә тырышырга карар бирде. М.Гафури. Бу өч запасной кереп утыргач та, Батыргали агайның кәефе бозылды. Ш.Мөхәммәдев

8) Әхлаксызлану, начар гадәтләр алу, бозык юлга керү. Закирның бозылуына шул типларны тудырган капиталистик төзелеш гаепле. М.Гали

9) Начар гадәтләр үзләштерү, начар якка үзгәрү. Аларның муллалары, үзләре шикелле, Мисырда укып, бозылып кайткан кеше икән. Г.Камал

10) Чуалу, таркалу, рәте китү. Шулай итеп, намаз тагын бозыла. Г.Бәширов. Революция белән бозылган тормыш гармониясен әдип, шәһәрдән түгел, табигатьтән, табигать балалары арасыннан эзли. Г.Нигъмәти

11) Дуслык бетү, үзара мөнәсәбәтләр начараю, арага салкынлык төшү. Рәмзия аның белән үткән көзне генә дуслашты, аннан, нигәдер, аралары бозылды. И.Зарипов

12) Көн болытлау, явым-төшем башлану. [Фәридә:] Ай-й, җил керә башлады; һава бозыла, дип әйтимме? Р.Ишморат. Мортаза көннең бозылуыннан да зарланып алды. М.Хәсәнов. Юк, һава тагы бозылган икән! Г.Ибраһимов

13) Явым-төшемнән юллар пычрану, баткак хәлгә килеп, йөрерлек булмау. Ләкин, Яуширмә җирләренә килеп җиткәндә, юл тәмам бозылып өлгерде. Ә.Еники

Бозыла бару Акрынлап бозылу, торган саен ныграк бозылу. Еллар үткән саен, табигать тә бозыла бара. Сөембикә

Бозыла башлау Бозылырга тотыну. Моңа тагын өстәп: – Вакытында өзмәсәң, кура җиләге дә бозыла башлый, – диде. Г.Ибраһимов

Бозыла бирү Бозылуын дәвам итү

Бозыла төшү Беркадәр бозылу. Тавышым да инде бозыла төшкән бугай. Ш.Камал

Бозылып алу Тиз арада, кыска вакытка бозылу. Әйе, узган ел, шундый бер кызый аркасында, «Кәлтәләр» белән аралар шактый бозылып алган иде. Х.Ширман

Бозылып бетү Тәмам бозылу. Газета укыган булып, бозылып беттеләр. Г.Камал. Алла тарафыннан яратылган табигый әхлаклары да бозылып беткән. М.Сәхапов

Бозылып җитү Тәмам яраксыз хәлгә килү. Табигатем тәмам бозылып җиткән иде. Аның бу карашы миндә күңел болгану төсле бер хис тудыра иде. Р.Гали

Бозылып йөрү Бозык юлга кереп китү

Бозылып калу Нинди дә булса хәлдән соң бозылу

Бозылып китү Көтмәгәндә, кинәт бозылу. Маневрга менә чыгу белән Һавалар да бозылып киттеләр. Һ.Такташ. Тик соңгы елларда дөньялар бозылып китте. Ш.Камал

Бозылып кую Кинәт бозылу. Планнар зурдан иде дә, бозылып куймагае. Ә.Моталлапов . Юк нәрсә белән эш бозылып куюы бар. А.Гыйләҗев

Бозылып тору Әле, хәзерге вакытта бозылган булу. Тик бит әле илдә дөньялар бозылып тора, абыстай... М.Хәбибуллин

Бозылып чыгу Тәмам, ахырына кадәр бозылу. Баш редактор яныннан Шәйхетдиновның да бөтенләй күңеле бозылып чыкты. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә