БОЗЫКЛЫК и. Әхлак нормаларыннан тайпылыш, бозык булу. Әнә бозыклыгы белән даны чыккан, шуның өстенә әле эшләп тә куандырмый торган Хәдичәдән ничә тапкыр котылырга теләп карады. М.Хәсәнов. Әбиләрнең «Йосыф вә Зөләйха» кебек хикәяләрен тыңлап, бозыклыктан азат, кешеләре дә фәрештәләр сыман саф Гарәбстанга хаҗ кылырга хыялланып үстек... Ф.Фәтхелислам. Харам байлык янында гел азгынлык, бозыклык, каргыш, үтереш-талаш булыр. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә