БОЗУ ф. 1) Яраксыз итү, начарландыру, файдалана алмаслык хәлгә китерү. Фәтхи моңар каршы ләм-мим сүз әйтмәде. Май ботканы бозмас, дигәндер. Ш.Камал. Фабрика хуҗалары, аларның ярдәмчеләре, ярдәмчеләренең булышчылары, тегеп чыгарган спорт товарларының спортлылыгын бозып, чимал тирәсендә күз буяп, меңләгән акчаларны җыеп ятканнар да, берзаман яман шеш тишелгән. А.Гыйләҗев. – Бозар, дип курыкма, әнкәй, мин анда аш-су эчендә күп кайнаштым, – диде дә, хуҗа хатын өстендәге мәшәкатьләрнең яртысын үз җилкәсенә күтәрде. Г.Ибраһимов

2) Вату, җимерү, эшләми торган итү. Ул, анасыннан Зыяның кайтуын ишеткәч, бер хәйлә булсын өчен үз машинасын юри бозып, боларга кергән иде. Г.Ибраһимов

3) Тигезлеген, төзеклеген юкка чыгару. Яңгырдан бүртеп беткән салкын дилбегәне көчкә генә тотып баручы Шәрәфи карт, яңа йокысыннан уянган кеше төсле, күзләрен уып алды да сүзгә керешеп китте: – Көзге яңгырның юл бозудан башка бер файдасы да юк бит аның. К.Нәҗми

4) Элеккене сүтеп, җимереп, кабаттан үзгәртеп эшләү. Чөнки әнисе аны өлкән улларының искергән бишмәте белән кечерәйгән камзулыннан бозып тегеп бирде. М.Маликова. Синең искеңнән бозып теккән камзулга сыймый башладым, дидем. Ф.Хөсни

5) Язганны сызу, бетерү, юкка чыгару. Юк, хатны авылда ачканнар да усал ният белән бозганнар. Т.Гыйззәт. Ул, аны сызып ташлап, үзенчә башлады. Бер язды, бер бозды, башлап алып китә алмыйча, дәфтәр читләрен каләм белән сырлап, чуарлап бетерде, кош сурәтләре төшерде. Ә.Фәйзи

6) Бөтен әйберне башлау, бүлеп алу, бөтенлегенә зыян китерү. Әллә инде аның [Нәсимә] өчен участок бозарлар! Ш.Камал. Тик син аны өеңә кайтып җитмичә ачма, мөһерен бозма. А.Әхмәт

7) Начар якка үзгәртү, ялгыш итеп үзгәртү, ялгышлыклар җибәрү. Русчага ияреп тә сүзләрне бозып кулланулар бар. М.Җәлил. Шунда сизәм: скрипкамның авазы һаман тупаслана бара, имештер, мин көйнең иң назлы урыннарын бозып уйныйм. Г.Бәширов

8) Килешенгән, алдан кабул ителгән тәртип, закон, кагыйдә һ.б.ш. таләп иткәнчә эшләмәү, аларны төгәл үтәмәү; өзү, гамәлдән чыгару. Грамматика кагыйдәләрен бозулар очраштыргалый. М.Җәлил. Ләкин Сарсымбай, гаделлекне бозып, күбрәк төннәрен Алтынчәчкә бирә иде. Г.Ибраһимов. Ә инде сез санаган закон бозуларга килсәк, сайлауларның мондый нәтиҗәләреннән соң, җиңелгән як ни генә әйтмәс. Татарстан яшьләре

9) Үзара һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрне, яшәп килгән тәртипне, халәтне юкка чыгару, үзгәртү, таркату, чуалту. Ни булса да әйдә – чорт с ним! – Тыныч тормышымны боздылар, Хатыннарны урлап сыздылар, Әллүки... Һ.Такташ. Бервакыт сиңа, корган ояңны бозып, бик күп уңайсызлыклар чыгарырга яисә гомер буена шул тын, караңгы авылыңнан бизеп, мужиклыгыңа нәфрәт чигеп газапланырга туры килер. Г.Ибраһимов

10) Логик эзлеклелекне сакламау, буталчыклыклар кертү. Хәтере яхшы булырга тиеш аның, – кәгазь-мазарга карап тормастан, һаман шулай тигез тавыш белән, фикер агышын бозмыйча һәм кабатламыйча, күңеленнән сөйли бирде. Ә.Еники

11) Берәр әгъзаны (колак, күз, аяк, кул һ.б.ш.ны ) имгәтү; гарипләндерү. – Бу Карамалы Елганың сугымчы Низами малае, аягын бозып, икенче ел йөри инде, быел да ычкындырмаганнар икән, – дип сөйләделәр. М.Гафури. Син, миңа да әйтмәстән, юрамалый күзеңне боздың. Ш.Камал

12) Ямьсезләтү. Ләкин аерым урыннарда цирк клоуннарын хәтерләтә торган кәмитчелек кенә бу матурлыкны боза. М.Җәлил. Ләкин бу аксаклык аның төз буен бозмый. А.Шамов. Акырганмын, имеш, җикергәнмен, Ямен бозып бөтен урамның. З.Мансур

13) Баланы дөрес тәрбияләмәү, начар тәрбияләп, иркәләп азындыру. Әнкәй, Рөстәмне үз тәрбияңә алырсың, бабайларга җибәрмә, иркәләп бозарлар. Т.Гыйззәт

14) күч. Кәефсезлек, ачу, ризасызлык белдереп, йөзне, чырайны җыеру, сыту, чыту. Бикмулла карт түзмәде, төсен бозып, тагын сыкранып куйды. Г.Бәширов

15) күч. Борчу, тынычсызлау. Тынлыкны чәчләрен иңенә таратып салган хатын бозды. Н.Хәсәнов. Әмма ару-талуны белмәгән кибетче белән кайбер балыкчылар инде күптән үз эшләренә керешкән, Гүнҗәлленең тымызык тынлыгын бозарга өлгергән иде. Т.Әйди. Аның тавышы тынлыкны бозды. Р.Хафизова. Исәр-исмәс җил белән әкрен генә тузанланып, тынгысызланып торган юл да, шул юл буйлап ялкау гына атлаучы дөяләр кәрваны да тынлыкны боза алмыйлар иде. Ә.Фәйзи

16) күч. Кемнең дә булса үз-үзен тотышын, холкын, дөньяга карашын начар якка үзгәртү, начар йогынты ясау. Әле сөйләп туктаган бабай безне кешеләрне бозуда, диннән яздыруда гаепли. М.Әмир. Кешене артык иркәләү дә боза икән. Ф.Хөсни. Харам юллар белән килгән акча кешене боза. Шәһри Казан

17) күч. Сихерләү, начарлык китерү. Багучы: «Сине бозганнар», – дип әйтә. Казан утлары

Боза бару Булган берсен, һәрберсен бозу; торган саен ныграк бозу. Әмма шулай да «хезмәт күрсәтүчеләрнең» халыкка карата сансызлыгы әхлак кагыйдәләрен отыры боза гына бара. Ә.Еники

Боза башлау Бозарга тотыну. Ул, урынсыз сүз кузгатып, тагы кәефне боза башлавын төшенгән иде. Р.Сибат

Боза төшү Тагын да бозу

Боза язу Чак кына бозмый калу. Бөтен графигымны боза язды! А.Гыйләҗев. Бөтенләй эшне боза язды. Г.Камал

Бозып алу Бераз гына яки тиз генә бозу

Бозып ату Барысын да берьюлы тиз-тиз бозу

Бозып бару Рәттән бозу

Бозып бетерү Тәмам, барысын да бозу . Бар, бар, юлыңда бул, малай актыгы! Шул Мифтах хәлфә бозып бетерде сезне. Ф.Сафин. Бервакыт Тимергалинең сигез яшендәге Хәсән исемле бик шук, озорник угылы, уйнап, зәңгәр карандаш белән, бу кенәгәнең бер-ике битен сызгалап, бозып бетергән иде. Ш.Мөхәммәдев

Бозып җибәрү Көтмәгәндә, кинәт бозу. Залда урнашкан тынлыкны Нәсимә кинәт бозып җибәрде. Ш.Камал

Бозып җиткерү Тәмам, ахырына кадәр бозу

Бозып йөрү Һәрвакыт бозу. Шунда, тракторын үкертеп, урман бозып йөрүчеләр күз алдына килде дә Камил, кай җиредер авырткандай йөзен чытып, борылып карады. Г.Бәширов

Бозып кую Бозган хәлгә китерү. Алачак алынгач яки бирәчәк түләнгәч, бу кенәгәдә язылган җирне, Әхмәтсафа агай яисә приказчик Тимергали, зәңгәр карандаш илә аркылы-торкылы сызгалап, бозып куялар. Ш.Мөхәммәдев

Бозып ташлау Кинәт, ялгышлык белән бозу. Тешне, тазарттырам дигән булып, бозып ташладым. Г.Бәширов . Кунаклар килгәч, аны-моны аңышмыйча, бозып ташлавы бар. А.Гыйләҗев

Бозып тору Әле, күз алдында бозу. Нурга чумган матур табигатьне Ямьсезләтеп бозып тора ул. М.Гафури. Тик бер як җилкәсе бераз төшеп, аның гәүдә рәвешен чак кына бозып тора. А.Салах

Бозып чыгу Берсе артыннан икенчесен, башыннан ахырына кадәр бозу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә