БОЗЛЫ’К ДӘВЕРЕ (ЧОРЫ) и. геол. Җир ясалу тарихында көчле салкынаю, җир өстенең зур мәйданын боз каплап алу белән аерылып торган дәвер. Бу кече бозлык чорында бөтен Җир шарында уртача еллык температура бер градуска кимегән. Могҗизалар энциклопедиясе . Бозлык дәверендә Көнчыгыш Европа тигезлегенең төньяк яртысының шактый өлеше гигант бозлык белән капланган булган. СССРның физик географиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә