БОЗЛЫ с. 1) Боз катыш, боз белән аралаш. Алда – юллар, биткә бәрер бозлы яңгырлар... Р.Фәйзуллин. Кичә туктаусыз карлы, бозлы яңгыр ява иде. Г.Ибраһимов 2) Боз кебек салкын. Нервлар шаярмасын, идарә көче йомшармасын дип, һәркөн иртә-кич бозлы су белән тәнен ышкыды. Г.Ибраһимов. Мин эссе көндә бозлы суга чумгандай булдым. Г.Хәсәнов. Бара торгач, бизгәк тоткан сыман, бер – кызышып, бер, өстенә бозлы су сипкәндәй, бөтен тәне бөрешеп килә дә, ул, бу фаҗигане аңлап җиткерүдән гаҗиз булып, урам уртасында туктап кала иде. Г.Бәширов 3) Боз каткан, боз белән капланган, бозланган. Кичке уннар булгандыр, казарма ишеге ачылып, бозлы итек үкчәләрен дөбердәтеп, бертөркем солдатлар кайтты. К.Нәҗми. Бураннарны, бозлы тайгаларны Йөрәк уты белән җылытып, Җимергәннәр үлем полкларын, Үлем барлыгын да онытып. Ш.Маннур 4) күч. Бик салкын, гаять салкын. Бирсәң, сүзсез чәйнәп йотлыгалар, булмаса, дәшми-тынмый, бозлы салкын почмакта, иске киемнәргә уралган килеш, бөгәрләнеп ята бирәләр. Г.Ибраһимов. Сөям барын: бозлы март аенда Язның тәүге горур адымын. Ш.Маннур ◊ Бозлы су сипкән (койган) кебек (төсле) булу Бик нык сискәнү. Башыннан бозлы су койган төсле, тәннәре чымырдап китте. Ш.Камал |