БОЗЛАНУ ф. 1) Башта җебетеп, аннан кинәт салкынайту нәтиҗәсендә, боз белән каплану; боз булып кату. Көтелмәгәндә карлы-буранлы чана килеп кергәч, ул да бераз гаҗәпсенде, ат чанасы түгелме дип, төрле бизәкләр белән бозланып туңган тәрәзәнең бер читеннән йортка күз ташлады. Г.Ибраһимов. Ишек төбе таеп егылырлык булып бозланган иде. М.Гали. Ләкин кар томалаган һәм бозланып каткан тәрәзәдән бернәрсә дә күренми иде. А.Шамов

2) күч. Йөрәк, күңел кату, суыну. Күңеле бозланган кешедер: Һич тагын бер кат сөймәс. Г.Тукай. Ә юкса – отыры гел арта кешеләр күңелендә бозлану. Р.Фәйзуллин

Бозлана бару Акрын-акрын боз белән каплануы арту

Бозлана башлау Бозланырга тотыну. Шартлатылган күпер кисәкләре бозлана башлаган суда батып яталар. Г.Кутуй

Бозлана бирү Бозлануын дәвам итү

Бозлана төшү Беркадәр бозлану. Әйе, кешеләр начар түгел монда, бары еллар буена сузылган салкынлыктан күңеләре генә бозлана төшкән. А.Вергазов

Бозланып бетү Тәмам бозлану. Бозланып беткән кое чиләгендәге суны үз чиләкләренә бүлеп салды да, көянтәсенә эләктереп, авыр чиләкләрне иңбашына күтәрде. Н.Нотфуллина

Бозланып җитү Тәмам бозга әйләнү

Бозланып калу Билгеле бер сәбәптән соң, боз катламы барлыкка килү

Бозланып тору Даими рәвештә боз белән капланган булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә