БОЗЛАВЫК и. 1. Яңгыр яки юеш кардан соң кинәт суыту нәтиҗәсендә, җирне тоташ каплаган боз кабыгы, тайгаклык. Бозлавыклар очраганда, йөгереп килеп, шуып китә. М.Хәсәнов. Бу уңайдан утырышта, бозлавыкларны киметү максатында, ком-тоз урынына сыек химик матдәләр куллануга күчү кирәклеге дә искәртелде. Мәдәни җомга 2. с. мәгъ. Бозланган, боз кабыгы белән капланган, тайгак. Язга таба юллар бозлавык чак иде. З.Фәйзи. Ышкылу аз булса, мәсәлән, бозлавык юлда, җирдән этелеп булмый, аяк тая. Физика. Бозлавык көнне, төзек булмаган машинага утыртып, йөк алып кайтырга станциягә җибәрәләр. Татарстан яшьләре |