БОЗАУЛА’У ф. 1) Бозау тудыру (сыер, болан, поши турында). Бияләр колынлый, сыерлар бозаулый, сарыклар бәрәнли, ягъни мал-туарның үрчем вакыты. Ф.Сафин. Соңлап бозаулаган коба сыерыбызны саттык. М. Кәрим. Алар туган көнне Зәйни байның сыеры бозаулады. Һ.Такташ

2) күч. гади с. Әкрен кыймылдау, мыштырдау, озакка сузу. Бозаулама инде, тизрәк бул

Бозаулап кую Кинәт бозаулау Күтәрәмгә калып бара торган сыер, әз-мәз тернәкләнеп, исән-имин бозаулап та куйса, сөт-катыктан өзелмәсләр, «фәкыйрьлек» дигән хәерчене, алдап-йолдап, адаштырып җибәрү насыйп булыр. Р.Мулланурова

Бозаулап тору Әледән-әле, еш бозаулар туу. Әмма, ничек кенә булмасын, фермага килүе, иң яхшы нәселле сыерларның шулай исән-сау бозаулап торуы Нургалинең кәефен бермәлгә яхшы якка таба шактый нык үзгәртеп җибәрде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә