БОЗА’У и. 1) Сыер, болан, поши баласы. Бозавы бик таза, бик көр, көтүдә бер бозау. К.Тинчурин. Бу хакта фән болай дип әйтә: сөтле сыер үстерәсең килсә, бозауга яшь чагында, мөмкин хәтле күп итеп, куе сөт эчерт, ди. Ә.Еники. Аз гына җаны бар кеше савымчыларны, бозау караучыларны, мал-туар симертүчеләрне, резин итек киеп, саз ерып йөрүдән коткарырга тиеш. Г.Ахунов

2) күч. гади с. Булдыксыз, ихтыярсыз, йомшак холыклы, җебегән кеше. Ул киң күңелле булырга тырыша, шәкертнең сүзсез бозау булуын яратмый иде, аларда тәнкыйть көче уянуга карышмый – авыр сүзләрен дә күтәрә иде. Г.Ибраһимов. [Сафура иренә:] Һи, бозау, синең һаман үз сиксәнең сиксән булыр инде. А.Әхмәт

◊ Бозау сыйрагы Юан итеп төрелгән тәмәке. Юан гына итеп, тагын берәр «бозау сыйрагы» төрдек. Ә.Айдар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә