БОЗ и. 1) Түбән температурада каты хәлгә килгән, туңган су. Киң Иделдә, актарылып, бозлар актылар. Ф.Кәрим. Мөхәммәтләр авылы Гөберчәктә боз агардай зур елга юк. Г.Ахунов. Күл тоташ бозга әйләнгән, су юк. З.Мансур 2) Туңган су өслеге яки шуу өчен, су сиптереп, махсус туңдырылган мәйданчык; шугалак. Егет белән кызлар йөри шаркылдашып, Боз өстендә тимераяк белән шуып. Г.Тукай. Кәримә, бозның кар ятмаган уйдыкларын сайлап, бөтерелә-бөтерелә шуарга кереште. Р.Хафизова. Битләрне кытыклаган җиңелчә салкыннарда көзге кебек ялтыраган боз өстендә уйнаулар бигрәк тә күңелле була торган иде. М.Гали 3) Салкын һавада түгәрәк бөртекләргә әйләнгән атмосфера явым-төшеме. Бу төркемгә шулай ук боз яңгыры, җылы кышкы кар, җәйге вак яңгыр һәм башка табигать күренешләре белән идарә итүче тәңреләр керә. Г.Гыйльманов. Әле боз ява, әле давыллы яңгыр коя минем өскә, әле өермә алып ыргыта. Г.Бәширов. Карап торган арышыңны боз суксын, бердәнбер кәҗәңне яшен суксын, бердәнбер карчыгыңны каһәр суксын. Ф.Бурнаш 4) күч. Үзара мөнәсәбәтләрдәге салкынлык, читләшү, хәтер калу. Тик соңгы вакытта бүләкләр дә арадагы бозны эретә алмый башладылар. Казан утлары ◊ Бозга бозаулау Киләчәкне алдан күрмәү, юк эш эшләү. Ah, дисбесе онытыла язган түгелме? – Җилгә җиленләп, бозга бозаулап йөрергә вакыт юк, – диде киенеп тә беткән карт. А.Хәлим . Бозга таяну (таяндыру) Алдану (алдау). Шул мәдрәсә өчен ялган договор төзеп, патша хөкүмәтен бозга таяндырган. Х.Кәрим. Бозга утырту к. бозга таяну (таяндыру). Бозга язган Чынбарлыкта юк, мөмкин булмаган; ышанычсыз, таянычсыз, эзсез югала торган. [Батырҗан:] – Ул – синең белән минем хисап түгел. [Ярулла:] – Бозга язган хисапмы? Таянып кара әле син аңа. Ф.Бурнаш. Боз йөрәк Мәрхәмәтсез, шәфкатьсез, хисләргә ярлы, каты күңелле кеше. Сөю – ул шундый серле, тылсымлы, Боз йөрәкне үбеп эретә. М.Җәлил. Боз кузгалу Озак тоткарланып торганнан соң, бер тармакта эш яки хәрәкәт башлану. Тулуы җитте ачу диңгезенең, Боз кузгалыр, диләр, тиз көннән. Г.Хуҗиев. Бозның кузгаласы көне, шулай да, алдында булган икән. Ф.Хөсни. Боз салкыны Салкын мөнәсәбәт, бернәрсәгә дә искитмәүчәнлек. Мин, туктаусыз аккан күз яшьләремә каршы авыр таш катылыгы, боз салкынлыгы күрсәм, куркам ки: нәфесем җиңмәгәе иде! Г.Ибраһимов |