БОҖРАЛА’У ф. 1) Боҗра кидереп ныгыту, боҗра кидерү. Чалгыны боҗралау 2) Боҗра сыман итү, боҗрага охшату, боҗра ясау. Атоллны, боҗралап, рифлар урап алган. М.Юныс. --- сүз яки сүзтезмәләр бер юлның ахырында, икенче юлның башында кабатланып килсә, анэпифора – янәшә сүзтезмәләрне дә, җөмләләрне дә боҗралап, элмәкләп ала торган кабатлаулардан гыйбарәт. К.Миңнуллин 3) к. балдаклау ( 1 мәгъ.) Боҗралап алу Тоташ әйләндереп боҗралау. Текстка керми торган төрле күрсәтмәләрне, аңлатма-шәрехләрне һәр очракта да түгәрәкләп, боҗралап алырга киңәш ителә. М.Вәлиев Боҗралап бетерү Тулысынча боҗралау Боҗралап кую Боҗра сыман хәлгә китерү. Сатучы, өстәл өстенә кулын боҗралап куеп, йомыркаларны тәгәрәтмичә тотып торган. Әкият Боҗралап чыгу Рәттән барысына да боҗра кидерү; башыннан ахырына кадәр боҗралау |