БОҖРАЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. боҗралау. Түгәрәк-түгәрәк сиртмәләр белән сиртмәләнгән, боҗралар белән боҗраланган, бөдрәләр белән бөдрәләнгән нәзек кыллы мамыклардан йомшак нурлар ургылып чыга... А.Хәлим 2) Боҗра рәвешенә керү, боҗрага охшау. Ул су Каменск шәһәренең төньягыннан килә иде, шәһәргә җиткәч, сулга каера, дугалана, бара торгач боҗралана, шәһәрне чолгап ала. А.Таһиров Боҗралана бару Торган саен ныграк боҗралану Боҗралана башлау Боҗраланырга тотыну Боҗралана бирү Боҗралануын дәвам итү Боҗралана төшү Бераз боҗралану Боҗраланып алыну Тулысынча, тоташ боҗралану. Иң гаҗәбе: аркылы-торкылы яткан таяклар юл комы белән боҗраланып алынган иде. Г.Гыйльманов Боҗраланып бетү Тәмам боҗралану Боҗраланып калу Ниндидер сәбәптән соң боҗра хәленә килү. Озак та үтмәде, ул су куера да башлады – ак каен, түгәрәк алтын кыршау кигәндәй, боҗраланып калды. Г.Хәсәнов Боҗраланып килү Акрынлап боҗралану Боҗраланып тору Боҗра сыман булып күренү Боҗраланып чыгу Боҗралар барлыкка килү. Гәрәй Рәхимнең төтене нәселле борын тишекләреннән иркен булып, боҗраланып чыга. М.Галиев Боҗраланып яту Әле, хәзерге вакытта боҗраланган хәлдә булу. Алар аяк астында боҗраланып яткан тимер йомычкалары, тутыгып беткән машина кисәкләре арасыннан үттеләр. К.Нәҗми. Төймәләре бертөрле зурлыкта, тезгән җебе кышкы ак келәм өстендә бормаланып, хәтта боҗраланып ята. М.Рафиков |