БОЕРУ ф. Әмер бирү, боерык бирү, катгый кушу, таләп итү, приказ бирү. Директор тиешле кешеләрне чакыртып алды, чыгарылыш кичәсен иртәгә үк уздырырга боерды. Н.Фәттах. – Кайтканның икенче көнендә үк безгә килегез! – дип боерды. Г.Ибраһимов. – Автоматчыларны алга чыгарырга боердыгызмы? – дип сорыйм. И.Гази ◊ Боерган булса Насыйп булса, тәкъдирдә язылган булса. Боерган булса, бик бай, бик бәхетле булырсың. Г.Камал. Мәһәрсез-нисез, кызыбызны аңа бирәчәкбез, боерган булса. М.Фәйзи Боера башлау Боерырга тотыну. – Бер! Ике! – дип боера башлады ул арада Стакай. И.Хуҗин Боера бирү Боеруын дәвам итү Боерып йөрү Анда-монда барып, һәрберсенә боеру. Алексей кайсы орудиеләргә пехота артыннан калышмый кузгалырга, кайсыларына, урында калып, ут нокталарына атарга әйтеп, боерып йөрде. Х.Камалов Боерып кую 1) Алдан ук боерыклар биргән булу 2) Кинәт, көтмәгәндә боеру Боерып тору 1) Әле, сөйләү моментында боерыклар бирү. Шуннан соң малайлар юлга кузгалдылар. Том аларга боерып торды. М.Твен 2) Даими, һәрвакыт боеру. |