БОЕНДЫРЫК и. 1) Агачтан ясалган үгез камыты. Үгез боендырыкка муенын үзе бирер. Мәкаль. Бер боендырык астында – ике үгез. Табышмак

2) боендырыгы күч. тартымлы форм. Карамагында, хакимлегендә, изүендә, җитәкчелегендә, җаваплылыгында, мәгънәләрен белдерә. Ул бик күп башларны азмы-күпме тәкълид боендырыгындан коткарды. Ш.Мәрҗани. Губернатор үз боендырыгындагы чиновникларны үгетләргә ярата иде. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә