БОЕГУ ф. Күңелсезләнеп калу, моңаю, моңсулану. Теге мескен, бу хәлне күреп уңайсызлана, боега. М.Гафури. Ләкин --- нигә Тимербулат Бүген болай боеккан? М.Җәлил

Боега бару Боегуы акрынлап арту, торган саен күбрәк боегу

Боега башлау Боегырга тотыну. Бу караңгы чырайлы кеше янында Сөләймановның үзенең дә күңеле боега башлады. И.Гази

Боега төшү Беркадәр боегу. Улының күзләре моңсу, йөзе дә бераз тартылган, боега төшкән иде. Г.Бәширов. Авыл, авыл... нинди тын һәм нинди буш!.. Әллә ничек сәер генә. Искерә дә төшкән, чүгә дә төшкән, боега да төшкән кебек... Ә.Еники

Боегып алу Бераз гына боегу

Боегып бетү Тәмам, бик нык боегу

Боегып йөрү Күптәннән, ниндидер вакыт арасында боеккан хәлдә булу. Ни үле, ни тере, боегып йөри идем ләбаса, син миңа җан өрдең, Сәләхетдин. К.Миңлебаев

Боегып калу Нинди дә булса сәбәптән боегу. Берничә көн узгач, нишләптер, бүре балалары боегып калды. Н.Хәсәнов. Рәүфә бер-ике атна эчендә бөтенләй ябыгып, боегып калды. А.Шамов. Өйләр, каралтылар, кашларын җыерып уйга баткан чал картлардай, тын утыралар, урам буендагы шомырт һәм миләш агачлары, авырайган яфракларын койма өсләренә салындырган хәлдә, аның артыннан боегып калалар. Г.Бәширов

Боегып китү Кинәт боегу. Өчесе дә кинәт боегып киттеләр. Г.Гобәй. Рәүфә бишмәтен аркасына салды, кинәт боегып китеп, мич янына барып сөялде. А.Шамов

Боегып кую Аз гына вакытка боегу, кыска гына вакытка боегу хисе кичерү

Боегып тору Әле, күз алдында боеккан хәлдә булу. Җилкәем, син анда бар тагын, Боегып тормасын аппагым. Ә.Ерикәй. [Карлыгач (ат)] Иртәнге сәгатьләрдә шулай боегып торгач, көн эссесендә нишли инде бу... Ф.Шәфигуллин

Боегып утыру Боеккан хәлдә булу. Менә мәдрәсә кар астында боегып утыра. И.Гази. Камерада башка һичкем юк, ике ябык, саргылт шәкерт почмакта боегып утыралар. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә