БОДАЙ и. 1) Кыяклылар семьялыгыннан, орлыклары, ике рәт булып, башакларга тупланган, ак он әзерләү өчен игелә торган ашлык үсемлек. Җирнең эшләнүен, бодайның үсүен бик ошатты. Г.Бәширов. Бодайларга туктап шатланам мин, Арышларны сыйпап үтәм мин, Җитеннәрнең зәңгәр күзләреннән, Башым иеп, үбеп китәм мин. Ш.Маннур. В1 витамины азрак күләмдә барча үсемлекләрдә дә очрый, әмма бодай бәбәнәкләре, дөге көрпәсе, солы һәм карабодай ярмалары, арахис һәм яшел борчак аңа бигрәк тә бай. Юлдаш календаре

2) Шул үсемлекнең орлыгы, бөртеге. Икенче көнне үк, Малик егерме биш капчык бодайны китереп тапшырды. И.Гази. Бу үсемлек орлыкларының төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнү өчен, бодай орлыгын – аны «бөртекчә» яки бер орлыкны «коры җимеш» дип атыйлар – тикшереп карыйк. Ботаника



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә