БОГАУЛЫ с. 1) Богауланган, богау кидерелгән, богавы булган. Хәлсез куллары белән, богаулы тоткын улының муенына асылып, бичара ана да шул актык чарага сарылды, күз яшенә буыла-буыла: – Балам, – диде, – сине күз яше түгеп үстердем. Г.Ибраһимов

2) күч. Чылбырга тагылган. Мин идарәгә юаш кына атлап керәм, мич кырына куелган богаулы кружкадан күгәреп беткән җылы суны эчәм. А.Гыйләҗев

3) күч. Ирексез, бәйле. Мәңгелек төрмәгә ябылган Богаулы тоткыннар идек без. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә