БОГАУЛА’У ф. 1) Кул-аякларга богау кидерү, богау салу, зынҗырлау. Унбишен, тимер богаулар белән богаулап, җәяүләп, гомерлеккә ерак Себергә озатырга, ди. М.Гали. Башлыкларын Себер җибәргәннәр Аяк-кулларын богаулап. М.Гафури. Абзыйны шул сәгатьтә үк богаулап алып китәләр. Г.Ибраһимов 2) Тышау салу, тышаулау. Ул, кайсыдыр атның аягында богау чылтыраган тавышка колак салып, авыр сулап куйды: – Атны богаулап җибәрергәме икән әллә?.. Г.Бәширов 3) күч. Кешенең тойгыларын, теләкләрен, омтылышларын һәртөрле чикләү, тыю; ирексезләү. Юк, әллә контузиядән аңгырайган башы эшләмәде, әллә Бессарабиядә атылган кыргыз иптәшләрен күзаллап икеләнде Янгураз – нидер аның ихтыярын богаулады. Т.Әйди. Ялкынлы яшьлекне богауларга телиләрме? Г.Ибраһимов Богаулап алу Кинәт, тиз арада богау салу. Шул сәгате белән пристав үзе, өч полицейский белән килә дә, Вахитовны богаулап ала, участокка китерә дә: – Әйт, тагы кемнәр бар иде? Оештыручы кем иде? – дип, егетне кыйнарга тотына. Г.Ибраһимов Богаулап бетерү Һәрьяктан, тәмам богаулау; барысын да богаулау Богаулап килү Электән, күптәннән даими богаулау. --- һәр шәхесне бәхетле, азат күрү, милләтен богаулап килгән коллык психологиясеннән коткару рухы белән яшәгән. Т.Галиуллин Богаулап кую Богауланган хәлгә китерү, шул хәлдә тоту. Ә богаулап куяр өчен сукбайлар бар, Җыен кесә караклары һәм башкалар... У.Шекспир. Савелий Кузьмич дигән исем аның бөтен ихтыярын богаулап куйган, аны үзенә чакыра, тарта, кара киемле артыннан теләсә кая барырга мәҗбүр итә иде. Ф.Латыйфи Богаулап ташлау Тиз арада богау кидерү. --- минем кулларымны, аякларымны богаулап ташлый торган барлык йолаларга, инануларга төкерәм мин! Н.Фәттах. Юк, бәхәс кенәме, әҗәле җанын алырга килгәч, алышырга тотына һәм үлем алласы Танатның үзен богаулап ташлый. Г.Хөсәенов Богаулап тору Әле, хәзерге вакытта, күз алдында богаулау. Шигырьләрне әлегә богаулап торам, алар миңа бу эшләрне дәвам итәргә комачауламасын. Ф.Чанышева Богаулап чыгу Һәрберсенә рәттән богау салу Богаулый бару Торган саен күбрәк, ныграк богаулау; һәрберсен рәттән богаулау Богаулый башлау Богауларга тотыну Богаулый төшү Тагын да ныграк богаулау. Бу хәл мине тагы да богаулый төште, ләкин каушатмады, кешеләрнең миңа ят-дошман итеп карамауларын, ничектер, йөрәгем белән сизәм кебек. Ә.Еники Богаулый язу Чак кына богауламыйча калу |