БОГА’У и. 1) Гадәттә, сәяси яки аеруча куркыныч тоткыннарның кул-аякларына кидерелә торган чылбырлы тышау; зынҗыр. Алыгыз тизрәк чишеп кулларыннан богауларын. Ф.Бурнаш. Аякларындагы тимер богауны чак өстерәп, шатыр-шатыр, зур ташлар тирәсендә кыймылдашалар. Г.Ибраһимов. Санаулы минутларда килеп җиткән милиционерлар төркеме баскынчының кулларына богауны бик тиз салалар. Юлдаш 2) күч. Бәйлелек, ирексез булу. Курыктылар җырларыңа Богау салырга. К.Фәсәхов. Төн уртасы... эшче уйлап ята Җир өстендә җәннәт төзергә, Көчле кулы белән табигатьнең барлык богауларын өзәргә... Һ.Такташ. Гыйльмениса – әнә шул богаулардан арынып, яңа юл сайлаган һәм шунда бөтен көчен куеп хезмәт иткән хатын-кыз. Ә.Мотыйгуллина |