БО’БРИК и. рус 1. 1) Төкләре тырпаеп торган сукно. Әүхәдигә биш айга ун сум илле тиен көмеш саф акчалата һәм шул фабрикада эшләнгән бобриктан бер чикмәнлек кисеп бирделәр. К.Тинчурин

2) Маңгай өстендә тырпаеп торырлык кыска итеп киселгән ирләр чәче (причёскасы). Михаил бобрик белән кыскартылган чәчләрен кирегә сыпырып куйды... Ф.Әмирхан

2. с. мәгъ. Бобриктан тегелгән. Өстенә – бобрик пиджак, аягына – күн итек, башына кепка киеп, бистә урамы буйлап олы гына атлап барган бу ак мыеклы, озын, төз буйлы карт эшче белән, очраган бер кеше, хөрмәт күрсәтеп, исәнләшеп узды. Г.Әпсәләмов. Ишекне ачып җибәрүгә, чуар киез итектән, бобрик чикмәннән, ак шарфтан, чикмән астына гармун кыстырган, озын гына буйлы, сызылып киткән кара мыеклы бер егет килеп керде. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә