БЛУ’ЗА и. фр. 1) иск. Ирләрнең билбаусыз киң күлмәк рәвешендә тегелгән өс киеме. Кайтырбыз: Блузаны өскә кигәндә, Кайнап торыр тәндә эш уты! Х.Туфан. Заводның кызыл кирпеч стеналары капкасыннан эш киеме: блузалар, кепкалар, шәлләр, бүрекләр кигән эшчеләр чыга башладылар. А.Алиш. Озын чәчле, зәңгәр блузадан йөк ташучы таза егетне Идел һаман өзелеп сагына. С.Хәким. Ә үзе Маратка блуза тегеп киертте. Г.Гобәй

2) Җиңел тукымадан тегелгән хатын-кыз кофтасы. Нәгыймә алдында кыска күк юбка, күк блуза кигән, кыска киселгән чәч өстеннән кызыл яулык бәйләгән бер хатын шаркылдап көлеп җибәрде. Г.Ибраһимов. Кискәндә, блузаның итәген, теләккә карап, бил турыннан 12 сантиметрдан 15 сантиметрга кадәр озынлыкта алырга мөмкин. Йорт эшләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә