БЛОКНОТ и. фр. Битләрен ертып алырга да мөмкин булган кечкенә күләмле язу дәфтәре, (куен) кесә дәфтәре. Ялга кайткач, минем куен блокнотына Әсрар абый язган юллар әле дә саклана. Ә.Хәбибуллин. Цех начальнигы биргән кадәресен блокнотына язып алгач, кайтырга ашыкты. Г.Минский. Ике дистәгә якын олауга капчыклар төялеп беткәч, Хәнәфи аларны тагын бер кат санап чыкты да, кечкенә блокнотына билге ясап, кулын күтәрде. Г.Әпсәләмов. Прогулкага чыкканда, гел бер карт янына килеп утыра да, блокнотын чыгарып, сораша да сораша. М.Мәһдиев |